50 гә якын төре билгеле, Күбрәк төньяк ярымшарның уртача поясында таралган. Татарстан территориясендә 4 төре: ике өйле кычыткан (U. dioica) һәм зәһәр кычыткан (U. urens) бөтен районнарда; киндер кычыткан (U. cannabina) һәм күзлеут яфраклы кычыткан (U. galeopsifolia) Кама алдында очрый. Күләгәле урманнарда, куаклар арасында, торак йортлар тирәсендә, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында үсә. 

30–150 см биеклектәге үсемлек. Яфраклары каршыдаш, йомыркасыман-озынча, читләре тешле. Сабак һәм яфраклары тирене ялкынсындыручы матдәләре булган бизле каты төкчәләр белән капланган, шунлыктан аларга орынуга яндырып ала. Чәчәкләре вак, күзгә ташланмый, яшькелт, башаксыман чәчәк төркемендә. Җимеше — саргылт-соры чикләвекчек. Майдан көзгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре июльдән башлап өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Яфракларында витаминнар, минераль тозлар, каротин бар.

Халык медицинасында ике өйле һәм зәһәр кычыткан үләннәренең төнәтмәсе поливитамин һәм токсикозга каршы чара буларак кулланыла, анемия, кан китү вакытында, чәчне ныгыту һәм үстерү өчен файдаланыла.

Яфраклары төрле дару үләннәре җыелмаларына, үт кудыру өчен «Аллохол» даруы составына керә.

Яшь яфраклары аш, салатлар әзерләүдә, терлек азыгы буларак кулланыла.

Кычыткан яфракларында кычыткан күбәләге һәм тавискүз гусеницалары яши һәм туклана.

Баллы үсемлек.

Ике өйле кычыткан