Якынча 150 төре билгеле, башлыча Төньяк ярымшарның уртача поясларында таралган; ТРда 14 төре — дымлы болыннарда, урман аланнарында, түбәнлектәге сазлыкларда үсә.

Гади кузгалак, яисә әче кузгалак (R. acetosa) — яшелчә культурасы. Тармаклы, үзәк тамырлы. Сабаклары туры, буразналы, 1 м га кадәр биеклектә. Тамыр яны яфраклары сабаклы, йомыркасыман-озынча, төбендә сөңгесыман-очлы; сабаклы яфраклары — ваграк, утырма. Чәчәкләре вак, кызгылт-сары, себеркәчле чәчәк оешмасына җыелган. Җимеше — ялтыравыклы, өчкырлы, көрән төстәге чикләвексыман. Кузгалак аерым җенесле, бер өйле яисә ике өйле үсемлек. Башлыча җил белән серкәләнәләр. Салкынга бик чыдам, дым яратучан, күләгәдә яхшы үсә.

Азык сыйфатында составында кузгалак, алма һәм лимон кислоталары, дуплау матдәләре, С витамины һәм каротин булган яфрак таралгылары кулланыла; алардан яшелчә ашлары пешерелә, пирог эчлекләре ясала, консервлана.

ТРда йорт яны бакчаларында үстерелә.

Гади кузгалак

Ат кузгалагы