РФ территориясендә 1800 гә кадәр төре исәпләнә. Кузаклылар семьялыгын берничә ассемьялыкка бүлеп йөртәләр.

 

ТР территориясендә күбәләк чәчәклеләр (Papilionate) ассемьялыгы төре үстерелә.

Чәчәкләре ике җенесле, 5 таҗ яфракчыгыннан тора – иң эресе югарырак урнашкан (җилкән), икесе ян-якта кечерәк үлчәмле (ишкәк яисә канатлар) һәм калган икесе тагын да ваграк, өске яклары бер-берсенә кушылган (көймә). Көймәдә җепләр белән берегеп үскән 10 серкәч бар. Үзәк тамыр системалы. Туры һәм сөрлегүче сабаклы. Яфраклары катлаулы. Җимеше – кузак.

 

Уңай шартларда (туфракның реакциясе нейтраль күрсәткечкә якын, фосфор, молибден, дым, һава җитәрлек булганда) кузаклы культураларның төп һәм ян тамырларында һәм ботакларында бүлбеләр барлыкка килә. Аларда бактерияләр үрчи, алар үсемлекләр һәм туфракны баету өчен кирәкле азотны һавадан үзләштерүгә сәләтле.

 

Борчак, 1 га дан 20 ц уңыш чыкканда, туфрактагы азотны 1 га да 30 кг га, 1 га дан 50 ц уңыш алганда 1 га да 70 кг га арттыра. Люцерна 1 га да 300–400 кг га кадәр азот туплый ала. Шуңа күрә кузаклы культуралар азот туплаучы буларак, башка үсемлекләр өчен кыйммәтле элгәрләр булып торалар.

Күпчелек кузаклы культуралар азык үсемлеге буларак та кыйммәтле, алар аксымга бай; орлыклары (борчак, фасоль, кырлы борчак, ясмык, соя), яшь җимешләре — кузаклар (фасоль, борчак) кулланыла. Кузаклы культураларның орлыкларында күп күләмдә аксым бар (%): фасоль — 24, нут (бәрән ногыты) — 25, борчак — 28, кырлы борчак — 29, терлек азыгы кузаклары һәм ясмык — 30, вика — 35, люпин — 38, соя — 39.

 

ТРда бөртекле кузаклы культуралардан борчакка, викага, күпьеллык кузаклы үләннәрдән — люцернага, клевер, донник, эспарцетка өстенлек бирелә.

 

Бөртекле кузаклы культураларның чәчүлекләрдә тоткан урыны Татарстан тарихының төрле этапларында авыл хуҗалыгында һәм игенчелек культурасында җитештерүче көчләрнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле була. Революциягә кадәрге чорда зур булмаган мәйданнарда азык өчен борчак һәм ясмык игелә.

 

1930 елларда крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә бәйле рәвештә һәм үсемлекчелек һәм терлекчелектә фәнни алымнарны үзләштерә башлау сәбәпле, ул вакытта киң таралган бишкырлы чәчү әйләнешендәге басуларның яртысына борчак чәчелә, алар сөрүлек җирләрнең 10 % ын били. Бу елларда борчак чәчелгән мәйданнар Татарстанда 220 мең га тәшкил итә. 1960 елларда терлекләр рационында кукуруз силосының өлеше арту белән, аларны аксым буенча тигезләү өчен борчак чәчүлекләре 550 мең га га кадәр җиткерелә. Шуннан соң пар басуларын биләү өчен викалы-солылы катнашмага өстенлек бирелә башлый, чәчүлек мәйданнары 150–200 мең га дәрәҗәсендә тотрыклана, ә борчакныкы — 200–300 мең, 1990 елларда 60–80 мең га га кадәр кими. Ясмык чәчүлекләре, борчак белән чагыштырганда аз уңышлы булу сәбәпле, 1940 еллар уртасында бөтенләй бетерелә.

 

Бөек Ватан сугышы елларында самолёт төзелешендә фанера ябыштыру өчен кулланыла торган казеин җилеме чималы алу өчен, кырлы борчак чәчелә.

 

1997 дә ТРда бөртекле-кузаклыларның чәчүлек мәйданнары — 82,4 мең га, уңышы 1 га дан 26,1 ц.

 

Кузаклылар (клевер, люцерна, сераделла, вика, люпин һ.б.) терлек азыгы үсемлеге буларак зур урын алып тора.

 

Авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә кадәр ТР территориясендә күпьеллык кузаклы үләннәрдән зур булмаган мәйданны клевер били. Люцерна һәм бу төркемнән башка үләннәр (лядвенец, донник, эспарцет) бөтенләй диярлек чәчелми. Аларны чәчү 1950 елларда үлән басулы чәчү әйләнешен үзләштерү кампанияләре белән бәйле рәвештә башлана.

 

Казан селекция станциясендә З.Х. Шәрәф тарафыннан клеверның «Казан 1», люцернаның «Казан 64/95» һәм «Казан 36» яңа сортлары, соңрак М.Ш. Лапина тарафыннан люцернаның «Айсылу», «Татарская пастбищная», «Мөслимә» сортлары чыгарыла.

 

Кузаклы культуралар буенча ТРда фәнни тикшеренүләрне Р.Р. Хөсәенов (кырлы борчак һәм нутның биологиясен тикшерү, төрләрен өйрәнү), А.А. Җиһаншин (программалаштырылган уңыш алуга борчак чәчүлекләре агротехникасы һәм моделе), Э.М. Шалыгина, Г.А. Емельянов (борчак белән солының катнаш чәчүлекләре), И.С. Возовик (борчак уңышын җыюны механикалаштыру), А.А. Җиһаншин (бөртекле-кузаклыларның төрен һәм сортын өйрәнү, кырлы борчак агротехникасы), П.А. Чекмарёв (викалы-солылы катнашма) алып бара.