40 ка якын төре билгеле, Европа, Азия һәм Төньяк Африкада таралган.

ТР территориясендә бер төре – басу куян йоны (F. arvensis) республиканың барлык территориясендә очрый. Чәчүлек, яткын җирләрдә, юл буйларында, комсыл туфракларда үсә.

15-30 см биеклектәге үсемлек, киезсыман куе төкчәле. Яфраклары бөтен, ланцетсыман. Чәчәк кәрзиннәре ак, яфрак куентыгына йомгак булып җыйналган. Җимеше – орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата.

Җир өсте өлешләрендә дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла.