10 га якын төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган.

Татарстан территориясендә 4 төре бар. Бака яфрагысыман көтүче кубызы (A. plantago-aquatica) барлык районнарда очрый; кыяклы көтүче кубызы (A. gramineum), Юзепчук көтүче кубызы (A. juzepczukii) һәм ланцет яфраклы көтүче кубызы (A. lanceolatum) – республика өчен сирәк төрләр. Сулык ярлары буенда, сай сулыкларда, уйсулыклы сазлыкларда, сазлыклы болыннарда үсәләр.

10-70 см биеклектәге үсемлекләр. Сабагы туры, өч кырлы. Яфраклары күксел яшел, озынча түгәрәк-ланцетсыман, озын саплы, тамыр яны таралгысында. Чәчәкләре ак яки аксыл алсу, себеркәч чәчәк төркемендә. Җимеше – бер орлыклы коры җимешчектән торучы күп чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Бака яфрагысыман  көтүче кубызының тамырчасында крахмал, шикәр матдәләре, эфир мае, үләнендә агулы алкалоидлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе бөер авырулары вакытында, геморрой, сары судан дәвалау өчен кулланыла.

Көтүче кубызы ондатра һәм үрдәкләр өчен азык булып тора.

Мөгезле терлек өчен агулы.

Ланцет яфраклы көтүче кубызы һәм кыяклы көтүче кубызы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).