270 кә якын төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарда таралган. Татарстан территориясендә бер төре — имәнсәр көрпә үләне (D. nemorosa), барлык районнарда очрый. Болыннарда, ерым битләрендә, урман буйларында, чәчүлекләрдә үсә.

5–10 см биеклектәге берьеллык үсемлек. Туфракта тирәнгә китүче тамырлары үзәк. Сабагы туры яки тармаклы. Яфраклары бөтен читле, йолдызсыман төкчәле. Чәчәкләре вак, ак яки аксыл сары, чуксыман чәчәк төркемендә. Җимеше — озынча элипсыман кузакчык. Апрель–июньдә чәчәк ата. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Чүп үлән.