600 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында, башлыча, Евразиядә, берничә төре Көньяк Африкада һәм Көньяк Америкада таралган.

ТР территориясендә бер төре – зәһәр кәрләч (S. acre) ара-тирә барлык районнарда очрый. Болыннарда, комлы һәм вак ташлы коры тау битләрендә, ташландык җирләрдә үсә.

5-15 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы нәзек, шуышма. Сабагы төбеннән үк тармаклы; чәчәксез сабаклары ятып, чәчәк атучылары – күтәрелеп тора. Яфраклары чиратлашкан, калын, озынча яки озынча түгәрәк. Чәчәкләре сары, очлы таҗ яфракчыклы, җәенке чәчәк төркемендә. Чәчәк ату чорында сары келәм хасил итә. Жимеше – күптабакча. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре җәй ахырында өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Җир өсте өлешләрендә алкалоид, флавоноид, органик кислоталар, кальций бар.

Согы әче, зәһәр исле. Агулы.

Халык медицинасында үләне бәвел кудыру, костыру чарасы, шулай ук йогышлы җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.