300 ыругка караган 20 меңгә якын хәзерге һәм казылма төрләре билгеле. ТР территориясендә кремнийлы суүсемнәр ыругларының түбәндәге вәкилләре киң таралган: гомфонема (Gomphonema), табеллярия (Tabellaria), диатома (Diatoma), мелозира (Melosira), синедра (Synedra), ропалодия (Rhopalodia) һ.б. Төче сулыклар планктоны һәм бентосы составына кергән өлешләре су үсемлекләрендә, сазлык өслекләрендә һәм мүк түмгәкләрендә, ташларда, туфракта һәм аның өслегендә яшиләр.

Бер күзәнәкле микроскопик (4–1000 мкм) организмнар ялгыз яки төрле типтагы колонияләргә тупланып яши: чылбыр, җеп, тасма, йолдызчык, куакчык яки лайлалы элпәләр. Күзәнәк протопласттан тора, ул исә панцирь-кремнезёмлы тышча белән әйләндереп алынган, панцирь берсе өстенә икенчесе салына торган 2 капкачтан тора. Целлюлоза тышчасы юк. Хлоропластлар төсләренең интенсивлыгына, аларның зурлыгы төрлечә булуга һәм суүсемнәрнең яшәү рәвешенә бәйле: планктон төрләрдә алар — алтынсыман-сары, вак, диск формасында; төптәге һәм субстратка беркетелгәннәрдә — эре, пластинкасыман, кара көрән төстә. Тышкы тирәлек белән матдәләр алмашы панцирь стеналарындагы тишемнәр аша бара. Кремнийлы суүсемнәрдә фотосинтез процессы вакытында запас матдәләр: май, волютин туплана. Туенуы күбесенчә автотроф. Еш кына күзәнәкләрнең ике өлешкә вегетатив бүленүе белән үрчи. Органик матдәләр чыганагы буларак, алар даими азык базасы һәм күп кенә организмнар өчен азык чылбырында беренчел звено булып тора. Корыган вакытта, бактерияләр һәм иң түбән төзелешлеләрнең туенуы өчен кирәк булган детрит һәм эрүчән органик матдәләрне зур күләмдә бирә.

Кремнийлы суүсемнәр умырткасыз хайваннар һәм күп кенә балык маймычлары өчен азык булып тора.

Кремнийлы суүсемнәр панцирьларыннан кремний токымнары утырмалары: диатомитлар һәм трепеллар барлыкка килгән.