4 төре билгеле, ике ярымшарның да уртача һәм тропик поясларында таралган.

РФ территориясендә бер төре – гади күптамыр (S. polyrhiza) бар. Татарстан территориясенең барлык районнарында агымсыз яки тын агымлы сулыкларда очрый.

Сулык өстендә йөзүче һәм күп кенә вак тамырлар бәйләменнән (исеме шуннан) торучы үзгәргән түгәрәк сабак-яфракчыклы үсемлек. Яфракчыкларының озынлыгы 3-10 мм, киңлеге 1,2-8 мм. Яфрак пластинкасының өске ягы куе яшел төстә, дугасыман сеңерчәләре яхшы беленеп тора, суга күмелеп торучы аскы ягы шәмәхә яки җете кызыл. Чәчәкләре бер җенесле, чәчәк тирәлеге юк, өч чәчәктән торучы гадиләшкән чәкәнгә җыйналган. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре сирәк өлгерә. Споралардан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Сулыкларны углекислоталардан чистарта һәм аларны кислород белән туендыра.

Халык медицинасында тамырлары, яфраклары һәм чәчәкләре тән кызышканда, тир чыгару һәм бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Гади күптамыр