350 гә якын төре билгеле, Евразия, Төньяк Африкада һәм, үтеп кергән үсемлек буларак, Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә 8 төре бар. Себеркәчле сыеркойрык (V. lychnitis), кара серкәчле сыеркойрык (V. nigrum), гади сыеркойрык яки аюколак (V. thapsus) барлык районнарда киң таралган. Биберштейн сыеркойрыгы (V. biebersteinii), калкулык сыеркойрыгы (V. collinum), Маршалл сыеркойрыгы (V. marschallianum) — республика флорасы өчен сирәк төрләр. Комлы туфракта, урман аланнарында, болыннарда, елга ярлары буенда үсәләр.

2 м биеклектәге ике- һәм күпьеллык үсемлекләр. Сабагы берле, туры. Яфраклары бөтен, чиратлашкан, озынча, тамыр янындагылары — таралгыда. Чәчәкләре сары, кызыл, ак, катлаулы чук чәчәк төркемендә. Җимеше — күпсанлы көрән вак орлыклы түгәрәк-йомыркасыман тартмачык. Июнь–августта чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Чәчәкләрендә сапонин, флавоноид, шикәр, кумарин, лайлалы матдәләр, каротин бар.

Халык медицинасында чәчәк таҗчыклары төнәтмәсе какырык куптару чарасы буларак кулланыла. Кипкән яфракларын хайван яраларына сибәләр.

Күп кенә төрләре баллы.

Кара серкәчле сыеркойрык һәм себеркәчле сыеркойрык — чүп үләннәр.