40 ка якын төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында, шулай ук Көньяк Америка һәм Австралиядә очрый.

ТР территориясендә 5 төре бар. Йөзгәләк комай (G. fluitans), озын комай (G. maxima), тамгалы комай (G. notata) бөтен районнарда таралган; камыш комай (G. arundinacea) һәм Литва комай (G. lithuanica) Кама алдында очрый. Сулык ярлары буенда, уйсулыклы сазлыкларда, дымлы болыннарда, сазлыклы урманнарда үсә.

20-180 см биеклектә, җир асты ботаклары озын һәм үрмәле, яфрак җиңсәләре бөтен озынлыгында диярлек йомык (кырыйлары белән кушылып үскән). Яфрак пластинкалары кыяк. Башакчыклары күп чәчәкле, зур себеркәчле чәчәк төркемендә. Җимеше – бөртекчә. Июнь-августта чәчәк ата. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Орлыклары кошлар һәм балыклар өчен азык булып тора.

Комайны артык дымлы урыннарны кәсләндерү өчен чәчәргә мөмкин.

Камыш комай һәм Литва комайе ТРның Кызыл китабына кертелгән.