Якынча 200 төре, Татарстанда 12 нан артык төре билгеле: песи табан клевер (T. arvense), тау клеверы (T. montanum), шуышма клевер (T. repens), гибрид клевер (T. hibridum), кызыл клевер (T. medium), альп  клеверы (T. alpestre) һәм башкалар.  

Сабаклары күтәрелә барган яисә туры, сирәгрәк җәенке, яфраклары өчәрләнгән (кайбер очракта 5–9 яфраклы). Чәчәк оешмасы башлы, таҗы алсу, кызыл, сирәгрәк ак һәм сары төстә. Майдан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Үзәк тамыр системалы, кайбер очракта бик нык ботакланган. Вак тамыр­чыкларында бүлбеләр үсә, аларда атмосфера азотын тотарга сәләтле бактерияләр була. Кузагы калын кабыклы, 1–2, сирәгрәк 3–9 орлыклы, гадәттә, җимешендә калган таҗ белән әйләндереп алынган.

Клеверны язгы бөртеклеләр алдыннан чиста килеш яисә люцерна һәм кыяклы үләннәр катнашмасында чәчәләр.

1997–2003 елларда чиста чәчүлекләр 25 мең га дан 35 мең га га кадәр мәйданны били. Клевер үстерү өчен аз ачылыклы, яхшы яисә уртача культуралаштырылган балчыксыл туфрак кирәк. Клевер артык дымлы һәм ачы туфракны яратмый. Терлек азыгы өчен чәчүлек нормасы 1 га га 12–14 кг, орлык өчен 1 га га 4–6 кг, рәтләр арасын 30 см итеп чәчәләр. Уңышы 1 га дан яшел масса — 170–180 ц, печән — 25–35 ц, орлык — 1–1,5 ц дан (соң өлгерешле) 2,5 ц га кадәр (иртә өлгерешле). ТРда болын клеверының «Казан 1» (1939, бер тапкыр чабыла торган), «ВИК-7» (1988), «Орлик» (2001), «Трио» (2001), «Ранний 2» (2002, ике тапкыр чабыла торган иртә өлгерешле) сортлары чәчелә.

Халык медицинасында болын клеверының чәчәкләре, үләне ютәлдән (какырык куптару), тир һәм бәвел кудыру чаралары буларак файдаланыла, шулай ук пешкәндә, эренле шеш булганда, буыннар авыртканда кулланыла.

Баллы үсемлек.

Болын клеверы

Тау клеверы