300 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шары буйлап таралган. ТР территориясендә Альп кладониясе (C. alpestris), формасыз кладония (C. deformis), урман кладониясе (C. arbuscula), нәфис кладония (C. amaurocraea), безсыман кладония (C. subulata) һәм башкалар очрый. Күбесенчә комлы туфракта, нарат урманнарында, черегән агачларда, агач төпләрендә, сирәк кенә сазлык түмгәкләрендә үсә.

Кладония ыругы катламны 2 гә: беренчел һәм икенчел өлешләргә бүлүе белән сыйфатлана. Беренчел катлам субстратны каплаучы (туфрак, кабык, агач һәм башка) төрле формадагы һәм зурлыктагы (1 дән 30 мм га кадәр) кабырчыклардан тора. Лишайниклар кайвакыт тыгыз каплам хасил итәләр, картаю белән сирәкләнә яисә юкка чыгалар. Беренчел горизонталь катламнан икенчел вертикаль катлам (подецияләр) үсеп чыга. Формалары буенча күп төрле подецияләр хасил итә: бармаксыман гади, сирәк яки куе тармаклы һәм башкалар. Түбәнге өлештә алар акрын гына үлә, ә өске өлешендә үсүне дәвам итә һәм аерым очракларда 20 см биеклеккә (гадәттә, 5–10 см) җитә. Подецияләр очында кызгылт яисә коңгырт җимешләре — апотецияләр бар.

Кладония һаваның чисталыгына гадәттән тыш сизгер һәм атмосфераның пычрануына биоиндикатор буларак кулланыла.

Кәҗәболан, поши өчен азык булып тора.

Формасыз кладониядә шактый күләмдә уснин кислотасы (8% ка кадәр) бар, шунлыктан антибиотиклар ясау өчен чимал буларак хезмәт итә.

Төз кладония (C. amaurocraea) ТРның Кызыл китабына кертелгән.