70 кә якын төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралган.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Тонык күкебаш (P. obscura) республиканың бөтен территориясендә, йомшак  күкебаш (P. mollis) Кама алды һәм Кама аръягында, тар яфраклы күкебаш (P. angustifolia) Кама алдында һәм Идел буеның көньяк өлешендә очрый. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарда үсә.

15-60 см биеклектәге кыска тамырчалы үсемлек. Яфраклары чиратлашкан, өскеләре утырма, озынча-йомыркасыман, аскылары – сапка таба тарайган; йомшак күкебашның яфрак пластинкасы зуррак һәм бәрхетсыман йомшак төкчәләр белән капланган. Чәчәкләре салынкы, көпшәсыман-кыңгыраучыклы, серкәләнгәнгә кадәр ачык җете кызыл, соңыннан зәңгәр-шәмәхә яки зәңгәр, сабак очындагы чәчәк төркеменә җыйналган, нектары күп. Җимеше – чикләвекчек. Апрель-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Үсемлекнең җир өсте өлешләрендә дуплау һәм лайлалы матдәләр, флавоноидлар, сапониннар, органик кислоталар, марганец, тимер, йод бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсен кан туктату чарасы буларак, ашказаны-эчәк авырулары вакытында кулланалар.

Декоратив, баллы үсемлек.