ТР территориясендә, башлыча, Европа һәм Азиядә үсүче бер төре — бүлбеле кияү камчысы (Ph. tuberosa) бар. Бөтен республикада, күбесенчә Кама аръягында, Идел һәм Камадан көньяктарак очрый. Куаклар арасында, далаланган сөзәклекләрдә үсә.

Бүлбе хасил итүче 70–120 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, 4 кырлы, кызгылт төстә. Аскы яфраклары яфрак таралгысында, озын саплылар — өчпочмаклы йөрәксыман пластинкалы, сабаклылар — йомырка-ланцетсыман, кырыйлары каяу-тешәүле. Чәчәкләре шәмәхә яки алсу төстә, сабак очындагы куе боҗракта урнашкан. Җимеше — очында төкчәләр булган чикләвекчек. Май–июльдә чәчәк ата.

Бүлбеләрендә крахмал, яфракларында аскорбин кислотасы, алкалоид, сапонин, дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында эч киткәндә, үт кудыру, ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.

Терлек азыгы.

Декоратив, баллы үсемлек.

Бүлбеле кияү камчысы