Ике өйле үсемлек. Ата җенесе — баса киндер, ана җенесе ана киндер була.

Сабагы 0,5–4 м биеклектә. Яфраклары калаксыман. Баса киндернең чәчәк оешмасы — себеркәчле, ана киндернең башлы була.

Җимеше — бер орлыклы чикләвек. Яктылык, җылылык һәм дым яратучан культура. Ашламага, бигрәк тә органик ашламаларга таләпчән. Киндер өчен иң яхшы туфраклар — кара туфрак һәм киптерелгән торфлык.

Киндернең ватаны — Үзәк Азия, анда ул безнең эрага кадәр беренче меңьеллыктан үстерелә, шулай ук чыгышы белән Һималайдан булуы мөмкин. ТРда 2 төре очрый: чүп үлән киндер (G. ruderalis) — чәчүлекләрдәге чүп үлән, һәм чәчүле киндер (G. sativa) — май һәм җеп алу өчен үстерелә. 1970 еллардан киндер чәчү туктатыла.

Дару үләне. Чәчәкләре һәм яфракларыннан ясалган төнәтмә тынычландыру, авыртуны басу чарасы буларак кулланыла.

Наркотик матдәләр җитештерү өчен чимал.

Чәчүле киндернең матур ачык яшел төсле бакча формасын декоратив үсемлек буларак үстерәләр.

Чәчүле киндер