50 гә якын төре билгеле, нигездә, Евразиянең уртача поясында, Көньяк Африка тауларында, Австралия һәм Яңа Зеландиядә очрый.

ТР территориясендә 9 төре бар. Кыр күгәрчен күзе (кыргый гөлкәй чәчәк) (M. arvensis), вак чәчәкле күгәрчен күзе (M. micrantha), имәнлек күгәрчен күзе (M. nemorosa), сирәк чәчәкле күгәрчен күзе (M. sparsiflora) киң таралган. Урманнарда, дымлы болыннарда, кырларда үсә.

5–60 см биеклектәге туры сабаклы, күп ботаклы үсемлек. Яфраклары бөтен, озынча — ланцетсыман, төкчәле. Чәчәкләре вак, зәңгәр, сирәк кенә алсу яки ак, гади яки катмарлы, озынча бөтеркәләргә җыйналган. Җимеше 4 чикләвекчектән тора. Апрель–сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июньнән октябрьгә кадәр өлгерә. Орлыктан үрчи.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе хроник бронхит, тире ялкынсынулары һәм коры экзема вакытында кулланыла.

Баллы үсемлек.

Күп кенә төрләре декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Попов күгәрчен күзе (M. popovii) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006 га кадәр).

Кыр күгәрчен күзе