20 гә якын төре билгеле, күбесенчә төньяк ярымшарның субарктик, уртача һәм субтропик поясларында таралган. ТР территориясендә 3 төре бар. Гади керпебаш (S. simplex) һәм туры яки ботаклы керпебаш (S. erectum) — бөтен реcпубликада, вак керпебаш (S. minimum) — күбесенчә төньяк районнарда очрый. Елга, күлләрнең сазлыклы ярларында, күрәнле сазлыкларда үсә.

10–100 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы нәзек, шнурсыман. Сабагы туры, тармаклы. Яфраклары сусыл, тар кыяклы. Чәчәкләре вак, шарсыман башчаларда. Җимеше — төшчә, тишекле коры чәчәк тирәлеге белән әйләндереп алынган. Июнь–августта чәчәк ата. Җимешләре көзен өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Декоратив үсемлек.

Керпебашның яшь сабаклары һәм тамырчалары нутрия, ондатра, кондыз һәм су кошлары өчен азык булып хезмәт итә.