30 га якын төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Америкада таралган.

ТР территориясендә бер төре – бер бүлбеле каш уты (H. monorchis) үсә. Биектау, Яшел Үзән, Мөслим һәм Тукай районнарында очрый.

8-30 см биеклектәге урман-болын үсемлеге, сирәкләнгән якты урманнарда, урман аланнарында, болыннарда таралган. Күбесенчә известьле туфракларда үсә. Эре бүлбеле, сабакның түбәнге өлешендә 2 озынча эллипссыман яфрак, урта өлешендә вак тар яфракчыклар бар. Чәчәк төркеме – чук; чәчәкләре вак, саргылт яшел, көчле бал исле. Июнь-июльдә чәчәк ата. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Дару үсемлеге.

Каш уты ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).