1000 нән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган.

Татарстан территориясендә 22 төре бар. Кырлы яфраклы карчыга уты (H. calodon), Онега карчыга уты (H. onegense), төкле карчыга уты (H. pilosella), чатырсыман карчыга уты (H. umbellatum) һәм башка барлык районнарда да очрый; кәсле карчыга уты (H. caespitosum), калкулык карчыга уты (H. collinum), Циц карчыга уты (H. zizianum) һәм башкалар – сирәк төрләр. Нарат урманнарында, урман буйларында, аланнарда, сөзәклекләрдә, ерганакларда үсәләр.

15-150 см биеклектә, сабагы гади яки тармаклы. Яфраклары озынча түгәрәктән кыяк-ланцетсыманга кадәр, чиратлашкан яки тамыр яны яфрак таралгысында. Чәчәкләре кәрзиндә, берле яки сабак очындагы чатырга, яки себеркәчкә җыйналган. Җимеше – орлыкча. Үсемлек тулысы белән бизле һәм ялтыравыклы гади төкчәләр белән капланган. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Төкле карчыга уты һәм чатырсыман карчыга уты – терлек азыгы.

Төкле карчыга уты