Бер- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр, куаклар һәм лианалар, кайвакыт зур булмаган агачлар.

30 га якын ыругы, 1000 нән артык төре билгеле, бөтен Җир шары буенча, әмма нигездә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган.

ТР территориясендә 4 ыруг, 27 төр, шул исәптән кырлач, карабодай, көдрәч, кузгалак үсә.

Яфракларының шактый өлеше чиратлашкан, бөтен. Семьялыкка хас билге – төпчек яфраклардан барлыкка килгән кушуч яфраклар булу. Чәчәкләре вак, күп чәчәкле чәчәк төркемендә. Бер катлы чәчәк тирәлеге, калучы һәм еш кына җимешләрдә рәвешләрен үзгәртүче, 3–6 яшел, ак яки кызыл өлешләрдән тора. Җимеше – өч кырлы чикләвекчек. Орлыктан үрчи.

Үсемлекнең барлык органнарында, аеруча җир асты өлешләрендә дуплау матдәләре бар.

Составында аксым, углевод, май, органик кислоталар булган чәчүлек карабодай кыйммәтле ярма культурасы булып санала.

Атеросклероз һәм гипертонияне дәвалау өчен карабодайдан сәнәгать ысулы белән рутин алалар.

Карабодай, кабызлык – баллы үсемлекләр.

Халык медицинасында кузгалак, рәваҗ, кырлач кулланыла.

Кузгалак, рәваҗның кайбер төрләре культуралаштырылган. Көдрәч куак, рәваҗның кайбер төрләре – декоратив. Көдрәч куак ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).