- РУС
- ТАТ
(Rubus caesius), күгелҗем кура җиләге, розачалар семьялыгыннан ярымкуаклар төре
Туры үсә торган, дугасыман яисә түшәлмә сабаклы; күп яктан кура җиләгенә охшаш. Аерым билгеләре — көчле кырлы үрентеләре бар, кызыл шәмәхә төстә һәм эләктереп алучан бөгелгән чәнечкеле; чәчәкләре ике җенесле, эре, күпчелеге ак, озын чукларга җыелган; җимешләре — кара яисә шәмәхә төстә, катлаулы каты җимеш.
Татарстан территориясендә кыргый төре су баса торган болыннарның дымлы туфракларында, сулыкларның яр буйларында, чокырларда, һәм урман кисентеләрендә очрый, тоташ үтеп чыкмаслык куаклыклар барлыкка китерә.
Кара бөрлегән йорт яны кишәрлекләрендә үстерелә, 4–8 % шикәр, 0,8–1,4 % кислота, С витамины, каротин булган эре, тәмле җимешләр бирә. Яңа өлгергән һәм киптерелгән килеш, эшкәртү өчен (кайнатма, джем һ.б.) кулланыла. Кара бөрлегән тамыр үргеннәре һәм үрентеләрдән үрчи. Якынча 300 сорты билгеле, Татарстан шартларына туры сабаклы — «Агавам», «Чероки», «Эльдорадо», «Уфимская местная»; түшәлмә сабаклы «Лукреция», «Гималайя», «Торнлесс Логан», «Максвелл Эрли» сортлары туры килә. Кара бөрлегән кышка чыдам, туфракка таләпчән түгел, элгәреге культураларга органик ашламалар кертү һәм сугаруны ярата. Яз һәм көз көне кыраулар башланганчы утырталар. Рәт аралары 1,5–2 м, рәтләрдә үсемлекләр арасы 0,75 см була. Вегетация чорында плантацияне чүп үләннәрдән чистартып, ашламалар кертеп һәм сугарып торалар.
ТР шартларында кара бөрлегән үсентеләрен кыш көне өшемәсен өчен җиргә бөгеп калдыралар.
Уңышы 1 га дан 50–70 ц.
Кара бөрлегән плантацияләрен хуҗалыкта файдалану вакыты 12–15 ел.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.