- РУС
- ТАТ
(Caryophyllaceae), ике өлешле үсемлекләр семьялыгы
Үләннәр, сирәк кенә куаклар һәм зур булмаган агачлар. 80 гә якын ыругны, 2100 дән артык төрне берләштерә.
Җир шарының барлык континентларында таралганнар. Аеруча Төньяк ярымшарның уртача поясында киң таралыш алган. ТР территориясендә 22 ыругтан 60 төре билгеле, шул исәптән канәфер чәчәк, йолдызак, җил үләне, шартлавык чәчәк, кырлык һ.б.
Яфраклары каршыдаш, сирәк кенә чиратлашкан, гади, бөтен, еш кына тар (кыяк яки кыяк-ланцетсыман), тәңкәсыман төпчек яфраклы яисә төпчек яфраксыз. Чәчәкләре себеркәч, чуксыман чәчәк төркемендә, кайвакыт ялгыз, еш кына ике катлы чәчәк тирәлекле. Һәрвакыт диярлек бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнә. Канәферчәләрнең җимеше — капкачлар яки тешчекләр белән ачылучы, гадәттә, сабак очында урнашкан күп орлыклы тартмачык.
Составында сапониннар булганлыктан, канәферчәләр медицинада кулланыла. Дәвалау максатларында, башлыча, дарулы сабын үләнен һәм яфраксыз бүсер үләнен кулланалар.
Кайбер берьеллык төрләре — чүп үләннәр (чәчү кырлыгы, гади бакра үләне, урта йолдызак һ.б.).
Канәфер чәчәкләр — декоратив үсемлекләр һәм хуш исле, һәм таҗының ачык төстә булуы аркасында үстерелә. Декоратив үсемлек сыйфатында шулай ук дүңгәләк, дарулы сабын үләнен һ.б.ны да кулланалар.
Баллы үсемлекләр (гади чыпчык җилеме, күке үләне, купшы канәфер).
12 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.