150 гә якын төре билгеле, поляр илләрдән кала бөтен Җир шары буенча таралган, тропикларда — бары тик тауларда гына. ТР территориясендә 5 төре үсә. Киң яфраклы кандала үләне (L. latifolium), чүплек кандала үләне (L. ruderale) барлык районнарда да очрый; тишек яфраклы кандала үләне (L. perfoliatum) һәм куе чәчәкле кандала үләне (L. den­siflorum) — республикада сирәк очраучы төрләр; чәчүле кандала үләне яки кресс-салат (L. sativum) яшелчә культурасы буларак (бакча кишәрлекләрендә) үстерелә.

10–100 см биеклектәге үләнчел үсемлекләр. Яфраклары зәңгәрсу яшел, тамыр яны яралгысындагылар — сабакчыл, каурыйсыман бүленмә яки аерчалы, өскеләре — утырма, кыяк, бөтен. Чәчәкләре вак, яшькелт, калкансыман себеркәчкә җыелган. Җимеше — тар бүлгеле һәм бер орлыклы оядан торучы кузакчык. Май–сентябрьдә чәчәк ата. Июньнән җимешләре өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Халык медицинасында зәңгелә авыруына каршы кулланыла.

Чүп үлән.

Баллы үсемлек.

Чүплек кандала үләне — тәмсез исле, кандалалардан саклану чарасы буларак кулланыла (исеме шуннан).