15 кә якын төре билгеле, Евразиядә, Көньяк Америкада, Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – урта калтыравык башак (B. media) Кама алдында очрый. Дымлы болыннарда, урман аланнарында үсә.

20-60 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы кыска. Сабагы туры. Яфрак пластинкалары кыяк, яссы, өске ягы кытыршы; яфрак җиңсәсе төбенә кадәр ачык, шома; яфрагының вак телләре элпәле, кыска. Чәчәк төркеме – җәенке себеркәч. Башакчыклары түгәрәк-йөрәксыман, ян-яктан кысылган, яшькелт ак яки шәмәхә төстә, нәзек сапта утыралар. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Нигездә, орлыклардан үрчи.

Терлек азыгы.

Кипкән букетлар ясау өчен кулланыла.