150 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында таралган, башлыча, уртача пояста.

Татарстан территориясендә 4 төре бар. Ата калканлы абага (ата абага) (D. filix-mas), Картузиус калканлы абага (D. carthusiana) барлык районнарда очрый; охшаш калканлы абага (D. assimilis), тараксыман абага (D. cristata) – сирәк төрләр. Ылыслы һәм катнаш урманнарда, куаклар арасында, сазлыклы болыннарда үсәләр.

30-100 см биеклектәге күпьеллык үсемлекләр. Тамырчасы куәтле, күпсанлы үткән елгы яфрак саплары калдыкларыннан тора. Яфрак пластинкасы куе яшел, икешәр каурыйсыман теленмә. Яфрак өлешләренең аскы ягында ике рәткә спорангийлар өеме урнашкан, алар исә бөресыман элпәле япма белән капланган. Чәчәкләр хасил итми, чәчәкле ботагы юк, споралардан һәм тамырчалардан үрчиләр. Споралары июнь-июльдә өлгерә.

Ата абаганың тамырчаларында органик кислоталар, флавоноидлар, дуплау матдәләре, эфир мае бар. Суалчанга каршы экстракт (сыгынты) алу өчен кулланыла.

Халык медицинасында төнәтмәсе ревматизм вакытында кулланыла.

Декоратив үсемлек.

Охшаш калканлы абага ТРның Кызыл китабына кертелгән