6 төре билгеле, Евразиянең уртача һәм субтропик поясларында, Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә бер төре — көнчыгыш какысы (B. orientalis) барлык районнарда да очрый. Болыннарда, тау битләрендә, сызаларда, кырларда, чүплекләр тирәсендә үсә.

25–100 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыры үзәк. Сабагы туры, ботаклы, аска караган кыска төкчәле һәм кара сөялләре бар. Аскы яфраклары каурыйсыман бүленмә, өскеләре — ланцетсыман, тешле читле. Чәчәкләре ачык сары, күп чәчәкле себеркәчле чәчәк төркемендә. Җимеше — бер орлыклы ачылмаучы кузакчык. Май ахырыннан июльгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре июль ахыры — август башында өлгерә. Нигездә орлыктан үрчи.

Яшь ботак һәм яфракларында эфир майлары, С витамины, тимер, бакыр, орлыкларында 10 % ка кадәр май бар.

Халык медицинасында зәңгеләгә каршы чара буларак кулланыла.

Баллы үсемлек.

Терлек азыгы.

Көнчыгыш какысы