200 дән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарда таралган. ТР территориясендә 8 төре бар.

 

2 мга кадәр биеклектәге чәнечкеле үсемлекләр. Яфраклары озынча, бөтен яки каурыйсыман бүленмә. Чәчәкләре яшькелт-сары, аксыл шәмәхә, җете кызыл, көпшәле, кәрзингә җыйналган. Җимешләре – каурыйсыман төкчәле очкак орлыкча. Июнь ахырыннан сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Тамыр үргеннәреннән, тамыр өземтеләреннән, сирәк кенә орлыктан үрчи.

 

Гади каклавыч (C. vulgare), бакча каклавычы (С. oleraceum), кыр каклавычы (C. arvence), төрле яфраклы каклавыч (C. heterophyllum) республиканың һәр җирендә таралган. Аланнарда, урман кисенделәрендә, юл буйларында, ташландык җирләрдә, чүплекләр тирәсендә үсәләр. Вак тешәүле каклавыч (C. serrulatum), сары каклавыч (C. esculentum), соры каклавыч (C.canum) болыннарда, шулай ук Кама аръягының яткын һәм ташландык җирләрендә, ак төкле каклавыч (аксыл каклавыч) (C. incanum) – зур елгаларның (Кама, Агыйдел) тугайларында очрый.

 

Кыр каклавычы яки алсу (каты) билчән – тамыр үргеннәрен юкка чыгару кыен булган чүп үлән, барлык авыл хуҗалыгы культураларын, бакча чәчүлекләрен чүпли.

 

Бакча, гади кыр каклавычының яшь яфраклары ашарга яраклы.

 

Халык медицинасында кыр каклавычының сулы төнәтмәсе тире авыруларын дәвалаганда кулланыла.

 

Каклавычның күп кенә төрләре баллы.

 

Сары каклавыч – декоратив, ак төкле каклавыч, бакча каклавычы, төрле яфраклы каклавыч – терлек азыгы.

 

Соры каклавыч һәм саз каклавычы (C. palustre) РТның Кызыл китабына кертелгән (2006).