ТР территориясендә бер төр — сөнгесыман какалия (C. hastata), сирәк очрый. Сирәкләнгән яфраклы һәм катнаш урманнарда үсә.

Туры сабаклы, горизонталь тамырчалы, 120 см биеклеккә җитүче үсемлек. Яфраклары сабакчыл, сөңгесыман киң. Чәчәкләре аксыл, сабак очында себеркәчле чәчәк төркеме хасил итә. Җимеше — озын очкаклы орлыкча. Июнь–июльдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә.

Үсемлектә алкалоид, флавоноид, С витамины, каротин бар.

Халык медицинасында җир өсте өлешләре төрле йогышлы авыруларны, үлекле яра һәм җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланыла.

Баллы үсемлек.