70 кә якын төре билгеле, күбесенчә Евразиядә таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Кыр каешкыран (O. arvensis) – көньяк районнарында, арадаш каешкыран (O. intermedia) Көнбатыш Кама аръягында очрый. Болыннарда, куаклар арасында, елга ярлары буенда үсәләр.

30-80 см биеклектәге күпьеллык үсемлекләр, бизсыман төкләр белән капланган. Тамырчасы үзәк, озын. Сабагы туры, тармаклы, төкләр белән капланган. Яфраклары чиратлашкан, саплы, аскылары – өчәрле, өскеләре гади. Чәчәкләре алсу төстә, күбәләк чәчәклеләр тибында, эре, 2 шәрләп кыска чәчәк сабында яфрак куентыгында урнашканнар. Җимеше – җиңел ачылучан кузаклар, бөресыман 2-4 орлыгы бар. Июль-августта чәчәк аталар. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Тамырчаларында гликозид, органик кислоталар, эфир мае бар.

Халык медицинасында тамырларыннан ясалган төнәтмә йөрәк ялкынсынуы, бөер, үт куыгы авырулары вакытында кулланыла.

Кыр каешкыран ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).