Якынча 50 төре, БДБ да 7 төре билгеле. Урман каен җиләге (F.vesca) һәм яшел каен җиләге (F. viridis) киң таралган. Татарстан территориясендә 3 төре бар: бакча каен җиләге (F. ananassa), урман каен җиләге һәм җир җиләге (F. moschata). Башлыча, бакча каен җиләге белән җир җиләгенең гибридларын үстерәләр.

Бакча каен җиләге туфракка таләпчән түгел, ләкин дымлылыкны ярата. Тамырча барлыкка китерүче кыска, тармакланган сабаклы. Күпчелек сортларның чәчәкләре ике җенесле. Җиләкләре эре (40 г га кадәр, уртача 15 г), төрле төсмерле кызыл төстә, тәме тәмле, хуш исле һәм җимеш йомшагы эреп тора. Составында 5–10 % шикәр, 0,8–1,6 % органик кислоталар, 1–1,6 % пектин, 50–80 мг % С витамины бар. Җиләкләре яңа өлгергән, туңдырылган һәм эшкәртелгән килеш кулланыла. ТРда җиләкләре июнь уртасында, ә кайбер елларда июнь башында өлгерә. Уңышы 1 га дан 60–80 ц дан артыграк. Үстерелә торган сортлары: иртә өлгерешле — «Заря»; уртача өлгерешле — «Фестивальная», «Зенга-Прекоза», «Лорд», «Редгонтлит», «Татарстан»; соң өлгерешле — «Зенга-Зенгана», «Рубиновый кулон» һәм башка. Каен җиләге «мыекчалар» ярдәмендә үрчетелә, аларда яфрак таралгысы барлыкка килә. Үрентеләр, нигездә, яз көне (май башында), җәй көне (июль ахыры – август башында) утыртыла. Яз көне утыртканнан соң, икенче елда югары уңыш алына. Утырту схемасы — бер сызыклы (рәт араларының киңлеге 70–80 см, 1 рәттә 25 см аралыкта) һәм ике сызыклы (рәт араларының киңлеге 50–60 см, рәттә 30 см аша). Плантациядән файдалану вакыты 3 ел (утырткан елны санамыйча). Аннан соң җиләкләре ваклана, уңышы кими, куаклары авырулар һәм корткычлар белән зарарлана. Махсус җиләк-җимеш хуҗалыкларында каен җиләге интенсив технология буенча үстерелә: яхшы сортлар җирле шартлар өчен сайлап алына, культура әйләнеше кулланыла (күпьеллык үләннәр һәм сидератлардан соң 4–5 кыр каен җиләге белән), тиешле күләмдә ашламалар кертелә, үсемлекләр югары сыйфатлы итеп карала (өстәмә тукландыру, гербицидлар белән чүп үләннәрен бетерү, рәт араларын эшкәртү-йомшарту, су сибү), уңыш үз вакытында җыеп алына. Татарстанда бакча каен җиләге Кайбыч, Арча, Тәмте җиләк-җимеш питомникларында, шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтында һәм «Татплодоовощпром» концернының махсуслаштырылган хуҗалыкларында үстерелә. Төп корткычлары — каен җиләге талпаны, кура-каен җиләге филчеге, каен җиләге нематоды; авырулары — җиләкләрдәге соры черек, ончыл чык, яфракларда ак һәм көрән таплар.

Урман каен җиләге