400 дән артык төре билгеле, бөтен җир шары буенча, башлыча, Төньяк ярымшарда таралган.

Татарстан территориясендә 18 төре үсә. Төньяк йогырт (G. boreale), саз йогырт (G. palustre), инеш буе йогырт (G. rivale), хуш исле йогырт (G. odoratum) һәм башка барлык районнарда очрый; куе чәчәкле йогырт (G. densiflorum), маренасыман йогырт (G. rubioides), өч яфраклы йогырт (G. trifidum) һәм башкалар - сирәк очраучы төрләр. Яфраклы һәм катнаш урманнарда, куаклар арасында, су буйларында, юл кырыйларында, тау битләрендә үсә.

Нигездә, 15-20 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Сабаклары дүрт кырлы. Яфраклары бөтен, 4-14 әр булып такыяда урнашкан. Чәчәкләре вак, ак яки сары, сабак очында себеркәчле чәчәк төркемендә, яки ярымчатырда, кайвакыт ялгыз урнашкан. Җимеше – коры, вакланучан, берәр орлыклы 2 өлешкә бүленә. Май ахыры – сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Хуш исле йогыртның җир өсте өлеше тәмле исле, составында кумарин бар, чәй, алкогольсез эчемлекләргә үзенчәлекле ис бирү өчен кулланыла, сәламәтләндерү чәйләренең составына керә.

Халык медицинасында чын йогырт үләненең төнәтмәсе тынычландыру, авыртуны басу, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Яңа җыелган үләннәрнең согы кан туктату үзлегенә ия.

Төньяк йогырт, инеш буе йогырт, рус йогырт (G. ruthenicum), чын йогырт – баллы үсемлекләр.

Вак йогырт (сырлан) (G. aparine) – чүп үлән, чәчүлекләрдә үсә.

Өч чәчәкле йогырт (G. triflorum) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Чын йогырт