30 га якын төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралган.

ТР территориясендә 2 төре үсә. Дарулы ишәкколак (S. officinale) барлык районнарда, Дон ишәкколак (S. tanaicense) Кама аръягында очрый. Дымлы болыннарда, яр буйларында, уйсу сазлыкларда үсә.

30-100 см биеклектәге үсемлек, каты төкчәләре булганлыктан кытыршы. Тамырчасы юан, кыска. Сабагы туры, юан. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, озынча түгәрәк яки ланцетсыман озынча, тамыр янындагылары – сабаклы, өскеләре – утырма. Чәчәкләре кыңгыраусыман көпшәле, вак, җете кызыл-шәмәхә, бөтеркәле чәчәк төркемендә. Җимеше – чикләвекчек. Май ахырыннан августка кадәр чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив ысул белән үрчи. Дым яратучан, суыкка чыдам үсемлек.

Дарулы ишәкколакның тамырчасы һәм тамырында алкалоидлар, гликозидлар, дуплау матдәләре, сумала, органик кислоталар бар; халык медицинасында төнәтмәсе эч киткәндә файдаланыла, йомшарткыч чара, шулай ук сынган урыннарда сөякләрнең үсүен тизләтү өчен кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.

Дарулы ишәкколак