25 кә якын төре билгеле, башлыча, Европа, Азия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.

ТРда 2 төре бар: озынча түгәрәк яфраклы ирга (A. ovalis) һәм Канада ирга (A. canaden­sis) үсә. Нигездә, һәвәскәр бакчачылар үстерә.

150-250 см биеклектәге үсемлек. Тамыр системасы җирнең өске катлавында, 30-40 см тирәнлектә ята. Яфраклары түгәрәкләнгән яки овал, өсте кара-яшел, асты аксыл-яшел, көзен саргылт-кызыл яки кара-кызыл. Чәчәкләре ак яки аксыл-сары, яшь ботак очында калкансыман чукка җыелган. Җимеше - җиләккә охшаш, түгәрәк, зәңгәрсу-кара яки кызгылт шәмәхә, татлы. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан, тамыр үсентесеннән, культурада үрентедән, чыбыкчадан үрчи. Үсү шартларына талымсыз, кышка чыдам культура.

Җимешләрендә шикәр, органик кислоталар, А витамины, дуплау матдәләре бар; ашарга яраклы.

Согы ашказаны-эчәк авырулары вакытында бөрештергеч чара буларак файдаланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.

Үзагачы кызыл-көрән, бик каты, вак-төяк әйберләр ясау өчен яраклы.

Ирга