- РУС
- ТАТ
(Chameherion), кырлыган, кырлыганчалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
10 гә якын төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Америкада таралган.
ТРда 1 төре — тар яфраклы хан үләне (копор чәе) (Ch. angustifolium) таралган; урман буйларында, елга ярларында, чүпле урыннарда, юл кырыйларында, янган урманнар урынында үсә.
60–150 см биеклектәге үсемлек, юан, шуышма тамырчалы. Сабагы туры яисә тармаклы. Яфраклары чиратлашкан, тар ланцетсыман, очлы, сеңерләре яхшы ук күренеп тора. Чәчәкләре алсу-кызыл, озын чукка җыелган. Җимеше — озын, тар күп орлыклы тартмачык (бер үсемлек 20 меңгә кадәр орлык бирә). Июнь-августта чәчәк ата. Орлыктан һәм тамыр үрентеләреннән үрчи.
Яшь ботаклары һәм яфракларында танин, С витамины, дуплау матдәләре, лайла, микроэлементлар, орлыкларында 40% ка кадәр май бар.
Халык медицинасында яфракларыннан ясалган төнәтмә йокысызлыктан, баш авыртканда кулланыла, шулай ук ялкынсынуга каршы шифасы зур. Чәй итеп файдаланыла.
Баллы үсемлек, терлек азыгы.
Сөзәклекләрне ныгыта.
Тар яфраклы хан үләне
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.