50 ләп төре билгеле, Евразиядә һәм Африкада таралганнар.

ТРда бер төре – гади әңгерәк уты (E. vulgare) барлык районнарда да очрый. Коры тау битләрендә, басуларда, юл буйларында үсә.

30-80 см озынлыктагы икееллык үләнчел үсемлек. Тамыры орчыксыман. Сабагы туры, яфраклары кебек үк кыска төкләр һәм сирәк озынча кыллар белән капланган. Яфраклары чиратлашкан, кыяклы-пычаксыман. Чәчәкләре зәңгәр төстә, берьяклы бөтеркәдә, себеркәчле чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше вакланган, өлгергәндә 4 кара чикләвеккә аерыла. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль-август айларында өлгерә.

Үсемлекнең барлык өлешләрендә дә алкалоидлар, сапониннар, С,Е витаминнары, каротин бар.

Халык медицинасында яфрак һәм чәчәкләренең төнәтмәсе тынычландыру, какырык чыгару, яра төзәтү өчен файдаланыла.

Чүп үлән.

Баллы үсемлек.