Суккулент.

70 ләп төре билгеле.

Чыгышы – Көньяк-Көнбатыш Африка.

Татарстан Республикасында декоратив бүлмә гөле буларак үстерелә.

Аеруча 2 төре киң таралган: сөялле гастерия (gasteria verrucosa) һәм тимгелле гастерия (gasteria makulata).

Сабагы кыска. Яфракларының озынлыгы 30 см чамасы, итләч, тар өчпочмак рәвешендә, улаксыман, каты, ак таплы яки сөялле, ике рәткә тезелгән, куе таралгыга җыелган.

Чәчәкләре тар, көпшәсыман, 1-2 см озынлыкта, алсу төстә, тәлгәшләнеп яки себеркәчкә җыелган, озын нечкә сабакта.

Гастерия орлыклардан, вак суганчалардан һәм яфрак сабакчыкларыннан үрчетелә.

Яктылык яратучан үсемлек.