ТРда бер төре — саз гаммарби үләне (H. paludosa). Сирәк очрый торган төр, Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогында очрый. Торфлы сазлыкларда үсә. 30-80 см биеклектәге үсемлек. Сабагы 5 кырлы, эллиптик яки йомыркасыман 3-4 яфрагы бар. Чәчәкләре саргылт-яшел төстә, вак. Июньнән август башларына кадәр чәчәк ата. Яфрак читендә урнашкан җенессез бөреләреннән үрчи. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Саз гаммарби үләне