ТРда бер төре – исле гамбәр чәчәге (A. moschatellina) Идел һәм Каманың түбән агымындагы яфраклы урманнарда, бай туфраклы әрәмәлекләрдә очрый. Иртә яздан, агачлар яфрак ярганчы тамырчадан үсеп чыга. Тамырчалары итләч тәңкәләр белән капланган.

Биеклеге 5-10 см. Аскы түшәлмә яфраклары итләч, өске яфраклары өчәр бүлемтекле, каршыдаш урнашкан. Чәчәкләре вак, саргылт яшел төстә, мускус исле. Өске чәчәкләре 4 әгъзалы, яндагылары 5 әгъзалы. Сабак очындагы чәчәк төркеме башчада урнашкан. Җимеше – хуш исле әчкелтем тәме булган каты кабыклы төшчә. Орлыклары – кошларга азык.

Дару үләне, антисептик.

Тамырчаларыннан ясалган препаратлар яра төзәтүдә кулланыла.