- РУС
- ТАТ
(Galinsoga), оешма чәчәклеләр семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
30 дан артык төре билгеле, бөтен җир шары буйлап таралган.
ТР территориясендә бер төре – вак чәчәкле галинзога (Galinsoga parviflora) төньяк районнарда очрый.
Чәчүлек мәйданнарында, җимеш һәм яшелчә бакчаларында үсә.
20-50 см биеклектәге берьеллык үсемлек. Сабагы төптән үк ботаклы, кыска, төкләр сырып алган. Яфраклары йомыркасыман. Чәчәкләре вак, ак яки алсу төстә, озын чәчәк сабындагы кәрзиндә урнашкан. Җимеше – орлык. Июль-август айларында чәчәк ата.
Әрсез чүп үлән.
Дару үләне. Халык медицинасында аппетит ачу һәм ашкайнатуны яхшырту өчен файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.