Якынча 25 ләп төре бар, бөтен Җир шарында диярлек таралганнар. ТР территориясендә бер төре — гади эт тигәнәге (X. strumarium) бар. Чүп үләне буларак буш урыннарда, чәчүлекләрдә һәм бакчаларда, елга ярлары буенда үсә.

30–100 см биеклектәге, соргылт-яшел үсемлек. Сабагы ботаклы. Яфраклары чиратлашкан, калаксыман, озын сапларда. Чәчәк төркеме бер җенесле; ата чәчәкләр — күп чәчәклеләр, бер рәтле тар яфраклардан торучы тышчалы шарсыман; ана чәчәкләр — ике чәчәклеләр, сибелеп утырган чәнечкеләр белән капланган. Җимеше — озынча түгәрәк орлыкча. Июль-августта чәчәк ата.

Үсемлекнең барлык өлешләрендә флавоноид, алкалоид, аскорбин кислотасы, йод, орлыкларында — сумала, сапонин, 40% ка кадәр май бар.

Халык медицинасында үләне согы кычыткан бизгәге, экзема, төче авыруы вакытында кулланыла.

Баллы үсемлек.

Гади эт тигәнәге