40 ка якын төрне үз эченә ала. Европа һәм Азиядә таралган. ТР территориясендә 2 төре: Рюйш еланбаш (D. ruyschiana), чабыр чәчәкле еланбаш (D. thymiflorum) барлык районнарда очрый. Урманда, куаклар арасында, кырларда, сөзәклекләрдә үсә.

10-60 см биеклектәге үсемлек. Тамыры – чуктамыр. Сабагы туры, 4 кырлы, ботаклы, кызгылт төсмерле. Чәчәкләре зәңгәр, шәмәхә, аксыл шәмәхә, яфрак куентыгында ялган такыяга җыелган. Җимеше – чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк ата. Август-сентябрьдә җимеш бирә. Орлыктан үрчи.

Җир асты өлешләрендә флавоноид, эфир мае, орлыгында май, органик кислота бар.

Халык медицинасында ашказаны-эчәк тракты органнары авырулары вакытында һәм бөрештергеч, спазматик, гомуми ныгыту, яра төзәтү чарасы буларак файдаланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.

Руйш еланбаш