- РУС
- ТАТ
(Ophioglossum), елантел, елан абагачалар семьялыгыннан абага ыругы
45 кә якын төре билгеле, бөтен Җир шары буенча, башлыча, тропикларда киң таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – гади елан абагасы (О. vulgatum), нигездә, Көнбатыш Кама алдында очрый. Дымсу болыннарда һәм урман аланнарында үсә.
5-30 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыр системасы вертикаль, күп санда өстәмә озын тамырлары бар. Яфраклары спорасыз һәм споралы 2 өлештән тора. Спорасыз өлеше йомыркасыман яки эллиптик формада, чите бөтен, шома, аска таба тарая төшеп, нигезе белән споралы сабакның янына тоташкан. Соңгысы – сабак формасында, очында 2 рәт булып тезелгән түгәрәк спорангийлардан торган цилиндрсыман башак белән төгәлләнә. Споралары июнь-июльдә өлгерә. Августка үсемлекнең җир өсте өлеше үлә. Җылы яратучан. Уңайсыз климат шартларында йокы халәтендә калырга мөмкин. Тамыр үрентесеннән үрчи.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Гади елан абагасы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.