Яфраклары өч тармаклы, чәчәкләре вак (якынча 7 мм), сары һәм ак төстә, куентыкларда чук чәчәкләр урнашкан. Җимеше - 1, сирәгрәк - 2, яисә 4 орлыклы ачылмый торган кузак. Якынча 25 төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Африка, Төньяк Америка һәм Австралиядә очрый.

Татарстанда 2 төре игелә: сары донник, яисә дару доннигы (М. оfficinalis), ак донник (М. albus). Донник аксым, витаминнар һәм тозларга бай. Кышкы суыкларга, корылыкка чыдам, карбонатлы, известькә бай туфракны өстен күрә, тозлы туфракларны тозсызландыра, азот белән баета һәм бу туфракта авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен шартларны яхшырта.

Донник чәчелгән туфракта 300 кг/га кадәр азот туплана. Донник - бөртеклеләр һәм башка культуралар өчен яхшы элгәр санала; көтүлек, печәнлек, силос, сенаж сидераль культуралар сыйфатында игелә; уңышы һәм терлек азыгы буларак люцерна һәм клевердан калышмый. Чәчәк ату вакытында 100 кг яшел массада 18,5-19,5 азык берәмлеге һәм 3,1-3,2 кг үзләштерелә торган протеин, 100 кг печәндә - 44-44,5 азык берәмлеге һәм 11,1-11,9 кг үзләштерелә торган протеин бар. Яз, җәй һәм көз көне тар һәм киң рәтле ысуллар б-н чәчәләр. Орлыкларны чәчү нормасы 2-5 см тирәнлектә гектарга 20-25 кг. Сары донник һәм ак донник якынча уңышы һәм азык сыйфаты буенча бер үк мөмкинлекләргә ия. ТРның авыл хуҗалыгында файдалануга тәкъдим ителгән сортлары: ак донникның - «Кинельский» (1984), «Медет» (1987), «Поволжский» (1998) һәм сары донникның - «Альшеевский» (1996). Республика хуҗалыкларында чәчү мәйданы якынча 20 мең га тәшкил итә. 1 га дан 200 ц дан артык яшел масса һәм 30-50 ц печән алына.

Донник баллы үсемлек, бал кортлары аңа салкынча вакытта да киләләр.

Донникта булган хуш исле кумарин матдәсе аны тәмәке һәм шәраб сәнәгатендә һәм сыр ясаганда файдаланырга мөмкинлек бирә, авыру терлекләргә савыктыргыч тәэсир ясый.

Сары донник