30 га якын төре билгеле, күбесенчә Урта диңгез буенда таралган.

Татарстан территориясендә Тюрингия розасы (L. thuringiaca) сирәк кенә барлык районнарда да очрый. Далалы болыннарда, сөзәклекләрдә, урман буйларында, куаклыкларда үсә.

60-150 см биеклектәге, төкчәле, соргылт яшел күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфраклары чиратлашкан, эре, өчәрле яки бишәрле калаксыман, сабакчыл. Чәчәкләре зур, алсу, уентылы таҗ яфракчыклы, берәрләп яфрак куентыгына урнашкан. Җимеше 20-25 орлыктан тора. Июнь-августта чәчәк ата. Июльдән җимеш бирә башлый.

Тамырларында – лайла, яфракларында алкалоидлар, С витамины бар.

Дала розасы тамырларыннан ясалган төнәтмә йомшарткыч һәм какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Яңа җыелып вакланган яфракларын сызлавыкларга, җәрәхәтләргә ябалар.

Декоратив, баллы үсемлек.

Йорт яны һәм башка бакчаларда өч айлык дала розасы (L. trimestris) декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Тюрингия розасы