Якынча 10 төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – гади цикорий (С. Intybus), барлык районнарда очрый. Болын, алан, буш урыннарда, юл буйларында, торак пунктлар территорияләрендә үсә.

30-120 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыры калын, үзәк, сөтчел сыекчалы. Сабагы туры, кабыргалы, кытыршы. Тамыр яны яфраклары каурыйсыман-бүленмә, яфрак таралгысына җыйналган, сабактагылары – чиратлашкан, очтагылар – бөтен читле. Чәчәкләре зәңгәр, эре, утырма кәрҗиннәргә җыелган. Җимеше – бүрекчәле озынча орлыкча. Бер үсемлек 3 меңнән 25 меңгә кадәр орлык бирә (шыту сәләтен 7 елга кадәр саклый). Июль-августта чәчәк ата. Август-сентябрьдә җимеш бирә. Орлыктан үрчи.

Тамырларында инулин, гликозид, органик кислоталар бар.

Халык медицинасында төнәтмәсе гастрит, үт куыгы авырулары вакытында, аппетитны күтәрү өчен кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.

Гади цикорий