- РУС
- ТАТ
несле үләне (Neslia), әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан бер- яки икееллык үләнчел үсемлекләр ыругы
2 төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Африкада таралганнар.
ТР территориясендә бер төре – себеркәчле чыпчык орлыгы (N. paniculata) бар, барлык районнарда да очрый. Кырларда, далаланган сөзәклекләрдә, тимер юл, юл буйларында үсә.
15-50 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, өске өлеше тармаклы, куе кырпулы. Сабак яфраклары чиратлашкан, утырма, озынча ланцетсыман, төбендә уксыман. Чәчәкләре вак, алтынсыман сары, чук чәчәк төркемнәрендә. Җимеше – берорлыклы ачылмаучан шарсыман кузакчык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан үрчи.
Тамырында флавоноид, майлар бар.
Халык медицинасында үләненең сулы төнәтмәсе талак авырулары вакытында кулланыла; яңа өзелгән яфракларын җәрәхәтләргә, шешләргә куялар.
Чүп үләне.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.