Якынча 90 төре билгеле, башлыча, Австралиядә, шулай ук Евразия, Африка, Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: яткын чыбык үлән (K. prostrata) – Көнбатыш һәм Көнчыгыш Кама аръягында, себеркелек үлән (K. scoparia) – Кама алдында очрыйлар. Акбурлы һәм ташлы тау битләрендә, тимер юл буйларында, чүпле урыннарда үсәләр.

Яткын чыбык үлән – 20-50 см биеклектәге ярымкуакчык, тамыр системасы көчле, ботаклары күтәрелеп тора, себеркелек үлән – 30-70 см биеклектәге нык тармаклы берьеллык үсемлек. Чыбык үләннең яфраклары вак, ланцетсыман яки кыяк, аксыл яшел төстә. Чәчәкләре 1-3 әр булып яфрак куентыгына җыйналган. Июль-сентябрьдә чәчәк аталар. Августтан башлап җимеш бирә башлыйлар. Орлыктан үрчиләр.

Себеркелек үлән – декоратив үсемлек.

Яткын чыбык үлән ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Яткын чыбык үлән