Якынча 700 төре билгеле, күбесенчә Төньяк Америкада таралганнар.

ТР территориясендә бик үк өйрәнелмәгән.

Чормавык — хлорофиллсыз, яфрак һәм тамырсыз җеп яки баусыман сабаклы үсемлек. Чәчәкләре бәйләмгә яки шарсыман башча чәчәк төркеменә җыйналган. «Хуҗа»-үсемлекне сабаклары белән урап алалар, имгечләре (гаусторияләр) ярдәмендә аның тукымаларына үтеп керәләр һәм үсемлекнең согы белән тукланалар. «Хуҗа»-үсемлекләрдә матдәләр алмашы бозыла, аларның үсеше тоткарлана, уңышы һәм салкынга чыдамлыгы кими, үсемлек корырга да мөмкин.

ТР территориясендә 3 төре бар: Европа чормавыгы (C. europaca) аеруча киң таралган. Бәрәңге, җиләк куакларын, кычыткан һәм башкаларны зарарлый. Бөтен җирдә: елга тугайларында, дымлы урманнарда һәм болыннарда очрый.

Халык медицинасында эч йомшарткыч чара буларак кулланыла.

Җитен чормавыгы (C. epilinum) җитендә паразитлык итә; югала баручы төр, Минзәлә районында билгеләнә.

Колмаксыман чормавык (C. Luperlitormis) елга тугайларында, ерымнарда үсә, талда, шомыртта, сирәк кенә агач һәм үләнчел үсемлекләрдә паразитлык итә.

Чормавык орлыктан, шулай ук сабак өлешләреннән үрчи. Печән өчен чабылган чормавыклы үлән акрын кибә, күгәрә.

Көрәш чаралары: карантин булдыру, агротехника кагыйдәләрен үтәү, чормавык чыганакларын чабу һәм яндыру, басуларны нитрофен, динитроортокрезол белән эшкәртү.