30 га якын төре билгеле. Төньяк ярымшарның тропиктан тыш өлкәләрендә таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – тишкәләнгән яфраклы өчкырлык (T. inodorum) бар, барлык районнарда да очрый. Елга ярларында, юл буйларында, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, кырларда, болыннарда үсә.

20-80 см биеклектәге үсемлек. Тамыры нечкә, орчыксыман. Сабагы туры, тармаклы. Яфраклары чиратлашкан, икешәр, өчәр каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре сабак очында кәрзингә җыйналган, кырый чәчәкләр – телле-телле бер рәтле, ак; уртадагылар – көпшәле, сары. Җимешләре – үткен өч кырлы (исеме шуннан) куе көрән төстәге яньчек орлыкчалар. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Дым яратучы, туфракка талымсыз (орлыклар туфракта шыту сәләтен 6-7 ел саклыйлар).

Бөртеклеләр һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрен чүплиләр. Көрәш чаралары: урылган кырны йомшарту, туңга сөрү, чәчү алдыннан культивация, чәчү материалын чистарту, чәчү әйләнешен саклау.

Инсектицид үсемлек.